«Сезгә бары хөрмәт, өлкәннәр»
1 октябрьдә Мөэмин-Каратай мәдәният йортында өлкәннәргә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Тәмле ризыклар тезелгән чәй табыны янында әби-бабайлар узган гомерләрен искә төшереп, бүгенгесенә сөенеп милли ризыклардан авыз иттеләр. Әлбәттә, әлеге бәйрәмнең кызыгы үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән музыкаль чыгышлар иде. Гомумән алганда апа-абыйларның, әби-бабайларның елмаюлы йөзен күзәтү, һәр чыгышыбызга ихлас күңелдән кул чабулары безнең, ягъни катнашучыларның да күңелләрен күтәрде, алдагы туар таңнарга якты өметләр уятты!