«Террорсыз дөнья»
3 сентябрь көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә "Террорсыз дөнья" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде.
Китапханәче укучыларга теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Укучылар белән экстремизмга һәм терроризмга каршы тору чаралары турында фикер алыштылар.