«Татарстан-минем Ватаным»
29 августтан 31 августка кадәр Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган китап күргәзмәсе эшләде. Экспозициядә Татарстан Республикасының бай тарихын, символларын, республиканың истәлекле урыннарын, мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы китаплар урын алды.