Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Чишмәләр челтерәп аксыннар”

19 августа Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе "Челтерәп аксын чишмәләр" дип исемләнгән чара оештырды.

Белгәнебезчә һәр авылның тарихында челтерәп аккан чишмәләр күренекле урын алып тора.

Авылыбызда һәр чишмәнең тарихын белүче Гафиятуллина Флюра апа бар. Без төрле яшьтәге балалар белән Мөэмин-Каратайның берничә чишмәсенә барып, аның тарихы белән таныштык. Балалар "Зирекле", "Юлдаш", "Алачык" чишмәләренең барлыкка килүе, бүгенге халәте белән таныштылар. Флюра апа әйтүенчә "Алачык" чишмәсе заманында ярты авылны искиткеч тәмле суы белән туендырган.

Һәр авылның табигате, бүгенгесе, киләчәге, халыкның рухи көзгесе чишмәләр белән бәйле. Әгәр дә яшь буын шуны белеп, күреп үсә икән, алар киләчәктә дә әлеге сулыклар язмышына битараф булмаячак. Кыскасы, челтерәп аккан чишмәләрне сакларга, киләчәктә дә челтерәп агуларын тәэмин итәргә тиешбез.