Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Тамырларны барлый Сабантуй»

     Халкыбызда гореф-гадәт, йола, төрле милли бәйрәмнәр гомер бакый даими уздырылган, сакланган, гасырлар ышыгында калмыйча безнең көннәргә дә исән-имин килеп җиткән! Шуларның иң күренеклесе, бар татарны берләштерә, тамырларны барлый торганы һичшиксез сабан туе!

     11 июньдә Мөэмин-Каратайда көтеп алынган бәйрәм - Сабан туе узды. Гүзәл каенлык кочагында урнашкан сабантуй бәйрәме көндезге 11 авылдашларны, кайткан кунакларны елмаеп-балкып каршы алды. Быелгы милли бәйрәмгә халык та күбрәк җыелды, күктәге көләч кояш та милли бәйрәм көткән балаларын назлады.

     Әлеге тансык тамашада милли уен төрләре, көтеп алынган бәйгеләр гөрләп барды. Аерым алганда гер күтәрү, тауга йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, авыш колгага менү, парлап аркылы пычкы белән утын кисү, катыктан акча эзләү, гер күтәрү һәм башка уеннарда авылдашларыбыз һәм кайткан кунаклар бик теләп катнашты. Аннары авыл сабан туенда Әлмәт шәһәреннән килгән танылган җырчы, композитор, музыкант Зиннур Сафиуллин чыгыш ясавы бәйрәм рухын арттырды. Матурлыкка, гүзәллекә, җыр сәнгатенә сәяхәткә чакырды.

     Авыл халкына быелгы милли бәйрәм аеруча ошады, һәм алар авыл җирлегенә, оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерделәр!