Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Сөлге җыю»

Милли бәйрәмебез Сабан туена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе.

4 июнь көнне Мөэмин-Каратайда авыл җирлеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә,  сөлге җыю оештырылды. Һәр йорт хуҗасы сөлге җыючыларны ягымлы сүз, ачык йөз белән каршы алдылар!

Урамнарны гармун тавышлары белән яңгыратып килгән сөлге җыючыларга, авылдашлар теләкләр теләп, чын күңелдән тастымал, сөлге, йомырка тапшырдылар.