Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

"Күңелле Сабантуй"

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Сабан туе үткәрелде. Сабантуй үткәрү Мөэмин- Каратай авылында матур гадәткә әверелде.

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында зурлап үткәрәләр. Бу көнне дөньяның 30 дан артык илендә яшәүче нәниләр өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты - беренче чиратта өлкәннәргә күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү.

Бәйрәм чарасы мәктәп ишегалдында узды. Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз  буламыни ул?!  Төрле яшьтәге балалар чүлмәк вату, ераклыкка йөгерү, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү уеннарында бик теләп катнаштылар. Аннары, бәйгеләрдә катнашучылар футбол уены уйнадылар. Кыскасы, барысы да

 рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашып күңел ачты.

Җиңүчеләр төрле призларга ия булдылар.

Бәйрәмгә килгән әбиләр, әниләр  балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмне бик ошаттылар, оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештерделәр.

 Әлеге бәйрәм чарасы барлык балаларның күңелләренә хуш килгәндер дип уйлыйбыз!