«Тәмәкегә каршы көрәш»
31 май көнне, Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә «Тәмәкегә каршы көрәш» исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. 3-9 сыйныф укучыларына әлеге теманың мөһимлеге һәм актуальлеге турында сөйләде. Чара барышында укучылар тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат алдылар.