«Хәтерләрдә сугыш еллары»
2022 елның 8 маенда, Мөэмин-Каратай авылында, батырларга багышланган һәйкәл янында, елдагыча Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Көн искиткеч матур, кояшлы иде. Әйтерсең лә табигать-ана да каһарманнарын хөрмәтли иде. Әлеге бәйрәм шунысы белән үзенчәлекле: әтиләрен, бабаларын, ерак бабаларын җиңү белән тәбрикләргә олысы-кечесе, күп авылдашлар җыелган иде. Аннары "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, ветераннарның фотосурәтләрен күрү дә күңелләргә уелды.Әлеге чарада сугышка, җиңүгә багышланган нәфис сүзләр, җырлары яңгырады. Аерым авылдашлар истәлекләр белән уртаклашты.