Шагыйрь Таһир Шәмсуаровның “Җырчы чикерткәләр” китабын тәкъдим итү кичәсе
29 апрельдә, Лениногорск районының Чкалов исемендәге Иске Шөгер мәктәбендә, Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь, Мөэмин-Каратай авыл китапханәчесе Таһир Шәмсуаров белән очрашу узды. Әлеге чарада мәктәпнең 5-7 сыйныйф укучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең аерым шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның иҗатына кагылышлы сораулар бирделәр. Бу очрашу укучылар күңелендә милли хисләр, туган телгә мәхәббәт уятты.