«Күңелләрдә яши Тукай моңы»
25 апрельдән 30 апрельгә кадәр, Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә, бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган "Күңелләрдә яши Тукай моңы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Төрле яшьтәге китап сөючеләр Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре белән таныштылар.