Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Әбием сандыгы»

22 апрельдә Мөэмин-Каратай мәдәният йортында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә авылның иң оста тегүче һәм бәйләүчесе Гафиятуллина Флюра апа белән очрашу узды. Без әлеге очрашуны "Әбием сандыгы" дип атадык. Ул бала чагыннан алып бүгенге көнгә кадәр яраткан шөгыленә тугры кала-кулъяулык, ашъяулык, сөлге, өстәл япмалары, мендәр тышы, тегеп-чигеп башкарылган картиналар да иҗат итә. Без бу очрашуга Иске Иштирәк мәктәбендә укучы Мөэмин-Каратай авылы балаларын да чакырган идек. Кул эшләре белән шөгыльләнүче Флюра апа белән очрашу халкыбызның талантлы икәнен тагын бер кат искәртте, күңелләрдә соклану хисләре тудырды.