Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Балачак йолдызлыгына таба»

     9 апрель көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә балалар шагыйрәсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты  Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан «Балачак йолдызлыгына таба» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде.

      Йолдыз Шәрәпова «Китаплы кич», «Каен алмалары», «Колаклы коймаклар» һ.б. китаплар авторы. Ул 2004 елда А. Алиш исемендәге премиягә лаеклы дип табыла. 2012 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. 1994 елда исә аның беренче - «Антенналы бәрәнге» шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

     Чара барышында балалар Йолдыз Шәрәпованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, авторның шигырьләрен укыдылар.