Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Күңелемә кояш элдем»

26 март көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә шагыйрә, композитор, автор-башкаручы, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Людмила Аланлы иҗатына багышланган шигырь кичәсе үткәрелде. Чара балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында узды. Кичәгә чын шигъриятнең тәмен белүче, аны юлдаш итүче сөюче яшьләр  җыелды.

 Китапханәче егет-кызларны Людмила Аланлының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында шагыйрәнең "Җырлы карлар", "Тамчылар җыры", "Урман гүзәле" һ.б. шигырьләре укылды.