Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Нәүрүз мөбәрәк булсын!”

23 мартта Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен уздырды. Төрки халыкларның әлеге бәйрәме төн белән көн тигезләшкән вакытта, ягьни 21 көнне үткәрелә.  Бәйрәмгә җыелган балалар әкият геройлары Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш бабай белән бергә күңел ачты. Моннан тыш Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең чанада ярышулары, балаларның аркан тартулары, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерүләре бәйрәмгә ямь өстәде. Милли ризыклардан кайнар коймак, самовардагы тәмле чәйләр бәйрәм рухын күтәрде. Саф һавада катнашучыларның шатлыклы көлү авазлары тынып тормады. Әлеге чара балалар күңелендә озак сакланачагына шигебез юк.