Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

"Матурлык җырчысы - Галимҗан Ибраһимов"

12 марттан 15 нә кадәр Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә “Матурлык җырчысы Галимҗан Ибраһимов” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул язучы, күренекле галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган иде. Күргәзмәдә язучының төрле елларда, төрле нәшриятларда чыгарылган, китапханә фондында сакланган китаплары тәкъдим ителде.

    Китап укучылар Г.Ибраһимовның әсәрләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.