Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

"Әкияттә кунакта"

     12 мартта Мөэмин-Каратай авылы китаханәсендә балалар өчен "Әкияттә кунакта" исемле әкиятләр кичәсе узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга китапханәче Таһир Шәмсуаров әкиятнең нәрсә икәнлеген, аның тылсымлы булуын, туган телне өйрәнүдә ачкыч булуын әйтеп узды.

      Талантлы татар язучысы А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте балаларга бик ошады. Әкият укыганда төрле хайваннарның, кош-кортларның тавышларын яшь буынга сәнгатьле итеп ирештерү бик үтемле булды. Балалар соңыннан үзләре дә булдыра алганча әкиятнең эчтәлеген сөйләргә, төрле җанварларның тавышларын тасфирларга омтылдылар. Әлеге чара нәниләргә бик ошады.  Әкияткә сәяхәт киләчәктә дә дәвам итәчәк.