«Дөнья яме әнкәй, хатын — кыз»
8 март көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Дөнья яме әнкәй - хатын-кыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Авыл үзешчәннәре ханымнарны, әниләрне, кызларны, әбиләрне концерт номерлары белән сөендерделәр. Күңелле җырлар, биюләр, шигырьләр уку барлык тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Бәйрәм программасы төрле яшьтәге хатын-кызларга чын бүләк булды. Әдәби-музыкаль кичәдә катнашучылар һәм тамашачылар уңай хис-кичерешләр алды.