“Ир-егетләр Ватан сагында” әдәби-музыкаль кичә
19 февраль көнне Мөэмин Каратай авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ир-егетләр Ватан сагында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Ватанны саклаучылар көне - батырлык һәм намус бәйрәме ул. Җыр-моң, дәртле биюләр, шигъри мизгелләрдән торган әдәби-музыкаль кичә барлык ир-атлар өчен чын бүләк булды. Үзешчән сәнгать артистлары әзерләгән чыгышлар тамашачыларның күңелләренә хуш килде.