“Китапны яратып бүләк ит” бөтенроссия акциясе
7 февраль көнне Мөкмин - Каратай авыл китапханәсе Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган “Китапны яратып бүләк ит” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Әлеге чара 14 февральдә дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә. Акциядә китапханәнең актив китап укучылары Алмаз һәм Кристина Җиһангировлар гаиләсе катнашты. Алар ярдәме белән китапханәдә бик күп яхшы китаплар җыелды.