"Интернет һәм мин - иң яхшы дуслар"
5 февраль көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә, Куркынычсыз рунет атналыгы кысаларында, “Интернет һәм мин - иң якын дуслар” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чарага 4, 5, 7 сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче чара барышында укучыларны интернет челтәренең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Интернет челтәрендә мөстәкыйль эш башлар алдыннан нинди төп кагыйдәләрне белергә, ата-аналар контроле нидән гыйбарәт, мошенниклар тозагыннан ничек сакланырга тиешлеге турында сөйләде.