Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Халкым җәүһәрләре”

28 гыйнварда Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Халыклар сәнгатенең мәдәни мирас елына багышланган “Халкым җәүһәрләре” дип исемләнгән әңгәмә узды.

Чараның максаты - балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру, рухи һәм традицион кыйммәтләрне пропагандалау, китаплар аша милли сәнгать кыйммәтләренә якынайту иде.

     Безнең заманда балаларны үз халкы мәдәниятына җәлеп итү бик мөһим, чөнки халык мирасына мөрәҗәгать итү үзең яшәгән җирлеккә, аның мәдәниятына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли. Шуңа күрә ата-бабаларыбызның мәдәниятен белергә һәм өйрәнергә кирәк.

      Китапханәче Шәмсуаров Таһир Ярулла улы балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, уеннары, легендалары, мәкальләре, җырлары һәм әкиятләре белән таныштырды. Чара ахырында «Ак бүре» дип исемле татар халык әкияте укылды.