Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

"Әдәби хәзинә"

22 гыйнвар көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты, Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия иясе, чәчмә әсәрләр остасы, публицист Ркаил Зәйдуллага 60 яшь тулуга багышланган “Әдәби хәзинә” дип исемләнгән чара үткәрелде.

    Ркаил Зәйдулла 13 шигырь, поэма, хикәя, тарихи повестьлар, пьесалар, балалар өчен язылган китаплар авторы. Аның әсәрләре инглиз, рус, төрек, үзбәк, чуваш, башкорт һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән һәм төрле нәшриятларда басылып чыккан.

Китапханәче Шәмсуаров Таһир Ярулла улы әдәбият сөючеләрне язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шигърият яратучылар Р.Зәйдулла иҗаты белән кызыксындылар, авторның «Киләчәккә хат», «Өмет», «Юл» һәм башка шигырьләрен укыдылар.