Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Сагынып көттек ел буе»

4 гыйнвар көнне Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл  китапханәсе белән берлектә,  балалар өчен "Сагынып көттек ел буе" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы оештырдылар. Әлеге Яңа ел бәйрәменә бик күп балалар җыелды. Әлеге чарада нәниләр сагынып көткән Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары белән очраштылар. Шулай ук чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр, Яңа елга, Кыш бабай һәм Кар кызына багышланган шигырьләр сөйләделәр, төрле ярыш-бәйгеләрдә катнаштылар. Әкияти тамаша  җыр-моң, табышмаклар белән үрелеп барды. Кыш бабай һәм Кар кызы малайларга-кызларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды. Бәйрәм ахырында балалалар әкият геройлары белән сурәткә төштеләр.