«Мин һәм минем хокукларым»
8 декабрьдә Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә “Мин һәм минем хокукларым” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Чараның максаты - балаларны аларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру, башка кешеләр хокукларына хөрмәт белән карарга өйрәтү. Чара барышында хокук һәм бурычлар белән бәйле төрле хәлләр турында фикер алыштылар, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.