Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Онытыла алмый батырлык»

8 май көнне Мөэмин-Каратай авылында, мәгърур һәйкәл янында, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бу мәртәбәле чара башка бәйрәмнәрдән шуның белән аерылып тора, ул ил азатлыгы, каһарманнар, Ватан өчен башын салганнарны искә төшереп хәтерләрне яңарта. Авыл имамы Сәхәпов Рәис, Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы, күңелләрне тетрәндерерлек итеп җыелган барча халыкны 9 май бәйрәме белән тәбрикләде. Яу кырында башларын салган батырларны искә алдылар. Әлеге тантана шигырь, җыр –биюләр белән аралашып барды.