“Тирән хөрмәт сезгә, өлкәннәр”
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын яктырткан "Тирән хөрмәт сезгә, өлкәннәр" дигән әдәби-музыкаль чара узды. Китапханәче Таһир Шәмсуаров Бөек Ватан сугышының тарихына кагылды, аерым әдәби әсәрләргә тукталды. Мөэмин-Каратай авылында Ватан өчен башларын салган каһарманнар турында сөйләде, аларның сугышчан хезмәт юлы белән таныштырды. Укучылар сугышка багышланган шигырьләр сөйләделәр, патриотик темага багышланган җырлар тыңладылар.