Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Балаларга сугыш турында укыйбыз” Халыкара акциясе

6 май көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” халыкара акциясе узды. Әлеге акция Самара өлкәсенең

Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады. Акциядә катнашу өчен теркәлү үтеп электрон билет алдык.

     Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. балаларга акция турында сөйләде. Акция барышында балалар Сергей Алексеевның «Победа», "Партизанский приговор"  хикәяләрен, М.Ногмановның «Иртәләгән таң» поэмасыннан өзек укыдылар.

     Акция  кысаларында «Күкләребез һәрчак тыныч булсын» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.