Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Сайла”

17 март көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларда зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан “Сайла” дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында көн режимын үтәү, шәхси гигиена темалары күтәрелде. Алкоголь, наркотиклар куллану мәсьәләсе кузгатылды. Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. зарарлы гадәтләрнең куркыныч булуы турында сөйләде. Шуңа күрә алар белән көрәшергә кирәклеген ассызыклады. Укучылар, һәркемгә үз тормышын кызыклырак, тулырак һәм уңышлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк сәламәт яшәү рәвеше турында файдалы мәгълүмат алдылар.