Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Сез дөньяның гүзәл чәчәге»

7 март көнне Мөэмин – Каратай авыл мәдәният йортында китапханә хезмәткәре белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Сез дөньяның гүзәл чәчәге” әдәби-музыкаль кичә узды.

    Менә без көтеп алган 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә оештырылган  тамаша башланып та китте. Якты, нурлы сәхнә түрендә бәйгедә катнашучы биш асыл затларыбыз тезелеп баскан. Менә авылдашлар каршында Вәлиева Саҗидә, Җиһангирова Наилә, Габидуллина Фәүзия, Шәмсуарова Рәмзия, Усманова Әлфияләр елмаеп-балкып тора.

     Ә бәйгенең беренче өлеше башланганчы иң беренче нәүбәттә тамашага килгән халыкны беренче яз бәйрәме-8 март белән тәбрикләү. Әби-әниләребез чын мәгънәсендә нәфис сүз осталары икән-искиткеч шәп итеп тәбрикләделәр, әлеге эчкерсез сүзләргә күңел җылысы сала белделәр. Чираттагы бәйге камыр ашларын хәстәрләү иде.  

      Быелгы 2021 ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Без туган телебезне яратабыз, Татарстаныбыз белән горурланабыз, Тукай телендә, ана телендә аралашабыз! Бүген дә, иртәгә дә төрле телдә сөйләшүче милләтләр, бертугандай кулны-кулга тотынышып янәшәдән атласын! Кичә ахырында мәдәният йортының тамаша залын тутырып килгән тамашачылар белән, аягүрә басып, рәхәтләнеп “Туган тел”не җырладык.