Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Һәр милләтнең дә туган теле бар”

19 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә Туган тел көненә һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Һәр милләтнең дә туган теле бар» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Бу чараның максаты: укучыларда туган телне өйрәнү һәм саклау, кызыксыну уяту, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Балалар туган тел турында татар һәм рус мәкальләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында Г.Тукай, Ш. Маннур, Т. Шәмсуаровның шигырьләре яңгырады. Шулай ук укучылар «Туган тел» җырын бик теләп башкардылар. Чарага «Фольклор укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.