«Файдалы һәм куркынычсыз интернет»
6 февраль көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә «Файдалы һәм куркынычсыз интернет»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада 1, 2, 4, 7 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларга интернетның нәрсә икәнлеген, нинди мөмкинлекләр бирүен, анда вакытны кирәгеннән артык сарыф итмәү, саклык чаралары хакында турында сөйләде.