«Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар укыйбыз» акциясе
2 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясендә катнашты. Әлеге акция Свердловск өлкәсенең Талицк район китапханәсе тарафыннан игълан ителде һәм «Бөек Ватан сугышы Партизанына» медале раслануга багышланган иде (1943 елның 2 февралендә).
Акциянең максаты: илебез мисалында балаларга патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышында катнашкан разведчиклар, партизанар турындагы әсәрләрне популярлаштыру. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, фашистларны тар-мар итүдә партизан хәрәкәтенең роле, партизаннар отрядлары турында сөйләде. Әлеге чарада А.А. Фадеевның “Яшь гвардия”, Б.Лавреневның «Разведчик Вихров» әсәрләреннән өзекләр укыдылар.