Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Яңа елны көтеп алабыз”

30 декабрь көнне Мөэмин-Каратай мәдәният йортында авыл китапханәсе хезмәткәре белән берлектә "Яңа елны көтеп алабыз" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы үткәрелде. Әлеге мизгелләрдә һәркем әкияткә ышана, ниндидер серле, сихри атмосферага чума. Яңа ел тамашасында әкият персонажлары катнашты. Кыш бабай белән Кар кызы һәркемгә иң изге теләкләр теләде: чыршы тирәли әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары һәм биюләр, шигырьләр уку бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәмгә килүче тамашачылар, кичәнең актив катнашучылары да булдылар. Күңелле музыка, яхшы кәеф, котлаулар барлык катнашучыларга да ел буена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итте.