«Яхшылык дөньяны коткарыр»
8 декабрь көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Шәмсуаров Т.Я. Халыкара инвалидлар көне уңаеннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдә булдылар һәм «Яхшылык дөньяны коткарыр»дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр. Китапханәче яңа басмалар белән таныштырды. Үзешчән сәнгать артистлары шигырьләр сөйләделәр, татар халык җырларын башкардылар.