«Йөрәкләрдә безнең әниләр»
29 ноябрь көнне, Мөэмин-Каратай мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре, җирле китапханә белән берлектә, онлайн форматта Әниләр көненә «Йөрәкләрдә безнең әниләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара оештырдылар. Үзешчән сәнгать артистлары шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр һәм болар барысы да яраткан әниләргә багышланды.