«Начар гадәтләргә каршы көрәш»
18 ноябрь көнне, Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 3-8 сыйныф укучылары өчен «Начар гадәтләргә каршы көрәш»дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар тәмәке тартуның сәбәпләре һәм аның зыяны турында мәгълүмат алдылар, тәмәке куллану нинди авырулар янавын белделәр.