«Тормыш яме бирә хатын-кыз»
7 март көнне Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Тормыш яме бирә хатын-кыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга матур кичә бүләк иттеләр. Бу көнне сәхнәдән хатын-кызларга котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларга багышлап җирле авторларның яз, әниләр турындагы шигырьләре һәм җырлар башкарылды. Нәни артистлар-балалар башкаруындагы төрле халык биюләре кичәгә ямь өстәде.