«Әни турында хикәяләрне бергәләп укыйбыз»
4 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе «Әни турындагы хикәяләрне бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән республика акциясендә кушылды. Акциядә 2, 3, 7 сыйныф укучылары катнашты. Бу көнне укучылар белән Ләлә Гыймадиеваның "Әни нигә елый", "Әни кирәк", Илшат Сәйфуллинның " Минем әни иң чибәре", Фарсель Зыятдиновның "Минем әни" хикәяләре укылды.