«Үзеңне наркотикларга бәйләмә»
27 февраль көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсендә наркоманияне кисәтүгә багышланган «Үзеңне наркотикларга бәйләмә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу иде. Китапханәче укучыларга начар гадәтләр - тәмәке тарту, алкоголь, наркомания һәм токсикомания кебек зарарлы гадәтләр турында сөйләде. Укучылар наркотик матдәләрнең психик һәм физик бәйлелеге, һәм аңа каршы тора белергә кирәклеген белделәр.