“Ир-егетләр Ватан сагында”
23 февраль Ватанны саклаучылар көнендә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә “Ир-егетләр Ватан сагында” дигән бәйрәм чарасы оештырылды. Егетләр төрле армия тормышын чагылдырган ярыш-бәйгеләрдә катнаштылар. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды һәм тамашачы күңеленә бик хуш килде.