«Фольклор укыйбыз» акциясе
19 февраль көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе Ульяновск өлкәсе С.Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан уздырылучы “Фольклор укыйбыз” халыкара акциясенә кушылды. Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. балаларны халык иҗаты һәм фольклоры жанрлары: татар халкының табышмаклары, мәкальләре, мәкальләре, әйтемнәре, уеннары, әкиятләре белән таныштырды. Балалар «Үги кыз» татар халык әкиятен укыдылар.