Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Интернет безнең белән»

14 февраль көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә «Безнең белән бергә интернет» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Хәзерге вакытта интернет челтәре киң таралыш алды,  өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмчегә әверелде. Интернет челтәре аша алар кирәкле мәгълүмат табалар, китаплар укыйлар, уйныйлар, аралашалар. Тик, кызганычка каршы, кайбер мәгълүматлар, балалар өчен зыянлы. Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. укучыларга интернетның нәрсә икәнлеген, нинди мөмкинлекләр бирүен, анда вакытны кирәгеннән артык сарыф итмәү һәм саклык чаралары турында сөйләде.