Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Яңа ел могҗизасы”

3 гыйнвар көнне Мөэмин-Каратай авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Яңа ел могҗизасы" дип исемләнгән әкияти тамаша оештырдылар. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килгән иде. Балалар кышкы әкият буенча  сәяхәт иттеләр. Кыш бабай тылсымлы таягын югалтуы турында сөйләде һәм балаларга аны табуда ярдәм итүләрен сорады. Балалар Кыш бабайга бик теләп ярдәм иттеләр, шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли җырлар җырладылар, «Кар бөртекләрен җый», «Кем тизрәк», «Әкиятләрне беләсеңме?» кебек күңелле уеннардабик теләп катнаштылар. Бәйрәм ахырында Кыш бабай белән Кар кызы балаларга татлы бүләкләр өләште.