«Иң кадерле кешем-әнием»
24 ноябрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә Әниләр көненә багышланган «Иң кадерле кешем-әнием» исемле әдәби-музыкаль чара оештырдылар. Концерт программасы күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Балалар һәм өлкәннәр башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.