Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Конституция турында сөйләшик»

7 ноябрь көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан "Конституция турында сөйләшик" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. укучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, законнарның әһәмияте һәм Конституцияне саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Чара барышында укучылар Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Тематик сәгать ахырында балалар "Хокук белгечләре"исемле хокукый викторинада катнаштылар.