«Бар милләтләр бер гаилә»
3 ноябрь көнне Мөэмин - Каратай авыл китапханәсендә «Бар милләтләр бер гаилә»дип исемләнгән мәгълүмати танып - белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, Россиянең халык геройлары - Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский турында сөйләде. Балалар дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар. Чара барышында чуаш язучысы Рәисә Сәрби шигырьләре укылды.