"Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне" акциясе
9 октябрь көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән акция узды. Акцияне оештыручы - "Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе». Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. укучыларга М. Ю. Лермонтовның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Язучының «Бородино», «Листок», «Осень», «Незабудка» шигырьләре укылды.