Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре”

Мөэмин-Каратай авылында октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. 1 октябрь көнне авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган "Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларны җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Балалар чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады. Хөрмәтле өлкәннәребез  күңелле ял иттеләр, яшьлек елларын искә төшерделәр. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.