“Сөмбелә бәйрәме”
13 нче сентябрь көнне Мөэмин – Каратай авылы мәдәният йортында авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Сөмбелә бәйрәме үткәрделәр. Сөмбелә-ул җәйге уңыш, хезмәткә йомгак ясау дигәнне аңлата. Чарада төрле яшьтәге балалар катнашты. Китапханәче Шәмсуаров Т.Я. балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре, бәйрәм тарихы белән таныштырды. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, көзге темага шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.